|
ГимнГимн Туган телдә җырыбыз Ф.Амак сүзләре Л.Батыркаева музыкасы Кояш кебек кадерле, Туган җир ул бер генә, Туган илдә безнең җыр Яңгырасын гел генә. Кушымта: Туган телдә җырыбыз, Матур да соң көебез, Әйдә, дуслар, бергәләшеп Биеп җырлыйбыз. Кояшка гөл үрелә, Дөнья нурга күмелә. Туган илем, туган тел. Якын, газиз күңелгә. Кушымта: Туган телдә җырыбыз, Матур да соң көебез, Әйдә, дуслар, бергәләшеп Биеп җырлыйбыз. |
реклама |
---|
|
|